Автор работы: Пользователь скрыл имя, 20 Ноября 2011 в 14:36, сочинение
Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
«Пушкинә»
жанры буенча касыйдә жанрының
мәдхия
(ода) дигән төренә туры килә.
Гарәп-фарсы сүзләре
белән чуарланган иске
татар телендә язылган. Хәзерге
басмаларда сүзгә-сүз тәрҗемә ителеп, бик үк
төгәл
булмаган эчтәлектә бирелә. Русчага Д.Бродский,
С.Липкин тәрҗемә иткән.
Кулъязмасы
сакланмаган. Беренче мәртәбә «Әлгасрелҗәдид», 1906 ел 4 нче
санда дөнья күргән.
Бала
чактан ук ана мəхəббəтеннəн мəхрүм булып, җылы
кул сыйпавын күрмəгəн һəм тамагы ашка туймаган
сабыйның кулдан-кулга, кешедəн-кешегə
күчеп
йөрү
еллары аның күңелендə төзəлмəслек яра калдыралар.
Шуңа күрə дə Тукай иҗатында бəхеткə,
мəхəббəткə
сусау, əмма аларны таба
алмауга газаплану хислəре, көчле иҗтимагый яңгыраш
алып, йөрəк тетрəткеч шигырь юлларына əверелəлəр.
«Күз
яшең дə кипмичə егълап вафат булган əни!
Гаилəсенə җиһанның
ник китердең ят кеше?!»
Габдулла
Тукай бөек шагыйрь генə
түгел,
татар əдəби тəнкыйть фикеренең
нигез ташларын салуда, аның иҗтимагый тормыш һəм əдəби
процесстагы урынын билгелəудə зур урын тоткан
фикер иясе дə.Аның тəнкыйди – реализм
белəн язылган шигырьлəре
дə
байтак. Чөнки татар әдәбиятының
тәнкыйди-реалистик
юнәлеше үсә барды. Реакциянең
авыр елларында Тукай тормышы – сәяси
hәм
рухи караңгылыкка каршы көрәшнең
татар әдәбиятында иң
көчле
ишетелгәне. 1908 ел азагында
Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа
Кисекбаш» поэмасы дөньяга чыга. Бу поэмада әдәби
пародия белән иҗтимагый сатира
чын мәгънәсендә реалистик бердәмлек
hәм
яңгыраш
ала. Әдәби пародия буларак,
бу поэма борынгы, иске «Кисекбаш»ның
бөтен
дини-фантастик эчтәлеген, аның
чынбарлыктан ерак, уйдырма образларын
тар-мар итә, яңа заманда реакцион
көчләргә
хезмәт күрсәтерлек әдәби-идеологик мөмкинлекләрен
фаш итә, димәк, дини-кадими карашларның
бушлыгыннан, мәгънәсезлегеннән
көлә.
Татар җәмгыятенә бәреп кергән
яңалык
дулкыннарын, тәрәккыят hәм азатлык идеяләрен
басарга теләгән, әмма бу идеяләр
каршында үзенең көчсезлегеннән
гаҗиз булган милли
кадимчеләрнең hәм мещаннарның
хурлыклы көлкесе, комизмы
«Яңа Кисекбаш»ның
оптимистик пафосын тагы да көчәйтә. Россия өстенә
ябырылган иҗтимагый-сәяси
явызлыкның татар җәмгыятендәге
конкрет бер гәүдәләнешен фаш иткән әсәр
буларак, «Яңа Кисекбаш”»поэмасы
Тукай реализмына хас критицизмның
сәнгатьчә
колачы киңәя баруын күрсәтте.
Габдулла
Тукайның чын мəгънəсендə мили шагыйрь, татар
халкының, туган җиренең бөек патриоты булуы
аның Россия халыкларының
берсен күтəреп, башкаларын
кимсетеп карауга, алар арасындагы дуслыкка,
ихлас хезмəттəшлеккə чөй кагарга, үзара
дошманлык хислəре таратырга маташучыларга
каршы чыга.
Гомеренең
соңгы көннəренə кадəр Тукай азатлык
идеялары белəн рухланып иҗат
итə.
Җырлый-җырлый үләрмен
мин үлгәндә дә,
Дәшми
калмам Газраилне күргәндә дә;
"Без китәбез, сез каласыз!”
– дип җырлармын,
Җәсәдемне
туфрак берлә күмгәндә дә...
("Шагыйрь”,
1908)
Г.Тукай шагыйрьлекне, аның яшəү рəвешен, күңел дөньясын, җəмгыятьтəге урынын менə шулай аңлый.Бу буш сүзлəр түгел. Ул шушы əйткəн сүзлəренə гомере буе тугрылыклы булып калды. Татар яшəгəндə, аның теле һəм мили җаны исəн булганда, милли шигърияте, милли моңнары яңгыраганда Г.Тукай яшəячəк.