Автор работы: Пользователь скрыл имя, 28 Марта 2012 в 10:52, реферат
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Респуб-ликабызның халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин иҗаты диюгә күз ал-дына иксез-чиксез дәрья килеп баса. Бу дәрьяның дулкыннары көчле ярсу белән үз эченә бөтереп алыр кебек.
Фәнис абый Яруллин шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама, аның үзенә генә хас фәлсәфи карашын, тормышка мөнәсәбәтен күрәсең.