Автор работы: Пользователь скрыл имя, 16 Декабря 2010 в 21:26, реферат
Җыр Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. Шагыйрь музыка теориясен, рус һәм Европа музыка культурасы казанышларын, опера сәнгате үзенчәлекләрен, Советлар Россиясе халыкларының музыка байлыгын зур тырышлык белән өйрәнә. Бу өйрәнүнең дилетантларча булмавын, бәлки нигезле, төпле икәнлеген әйтергә кирәк. Музыка өлкәсендәге зур авторитет-акдемик Б.Асафьев М.Җәлилнең музыка турындагы фикерләре белән санашкан икән, димәк, музыка культурасына Муса Җәлил бик җитди килгән. Шагыйрьнең архивында татар опера һәм балет театрын тудыру юлындагы эшчәнлекне күрсәтә торган документлар бик күп.
1.Кереш өлеш...............................................................................3
2.Төп өлеш....................................................................................4
3.Йомгаклау..................................................................................8
4.Әдәбият......................................................................................9
Татарстан Республикасы Фән hәм Мәгариф министрлыгы
Әлмәт
Дәуләт Нефть Институты
Чит
телләр кафедрасы
Җыр
һәм Муса Җәлил
Язды: 18-11 төркем студенты
Исламов
Илшат Әнис улы
Тикшерде: укытучы
Талипова
Нәҗибә Миннуровна кызы
Әлмәт
2010ел
Эчтәлек.
МУСА
– ҖӘЛИЛ
1.
Кереш өлеш
Җыр һәм Муса Җәлил. Җыр - шагыйрьнең биографиясендә гаять күңелле, дулкынландыргыч бер күренеш. Җыр аның бөтен иҗат юлына сибе-леп бара. "Гомерем минем моңлы бер җыр иде", - ди шагыйрь соңынан.
Халык җырларын, халык әкиятләрен һәм бәетләрен кечкенәдән аерым-аерым дәфтәрләргә язып барган, алардан үзенчә язма китаплар ясаган. Бу юлда аның беренче укытучысы Гыйльми әби үзенең сөекле оныгы Мусага халык күңелендә өлгергән җәүһәрләрдән өзлексез дәрес биреп барган. Алар яшь Мусаның фантазиясенә азык булганнар, аны канатландырганнар.
Яшьлек елларында язылган "Бибкәй кыз" , "Каз канаты" пеьсалары яшь шагыйрьнең әбисеннән алган фольклор дәресләрен уңышлы үзләштерүен күрсәтәләр. Ул әсәрләрнең нигезендә халык җырлары ята.
Зур язучыларның иҗат биографияләре фолкьлорга тамырланып үсә. Моны А.Пушкин, М.Лермонтов, Н.Гоголь. Н.Некрасов, Г.Тукай, М.Ауэзов, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов һ. б. бик күп рус, татар, кардәш халык-ларның язучылары биографиясеннән күрергә мөмкин.
Муса Җәлил дә кече яшьтән үк халыкның авыз иҗатына таянып күтәрелә башлый. Үскән саен ул аның илһам бирүче чишмәсенә тирәнрәк чума. "Кечкенә Җәлил" имзасы белән шигырьләр язганда, фольклор бизәкләре күбесенчә табигый хәлендә файдаланылса, тора-бара ул фольклорны иҗади үзләштерү юлына баса һәм аның энергиясеннән уңышлы файдалана.
1928 елда шагыйрьнең яшь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыгы башлана. Бу дуслыкның нәтиҗәсе уңышлы була. "Октябрь баласы", "Ударниклар" журналларында Муса Җәлил җырлары Л.Хәмиди музыкасы белән басылалар. Беренче маршлар, романс, сонаталар, массовый җырларны совет яшьләренә алар тәкъдим итәләр. 30 елларда Муса Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторлары юк дияргә була. С.Сәйдәш, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин һ. б. композиторлар М.Җәлил белән иҗади багланышта булалар.
Җыр
Муса Җәлилне опера сәнгатенә алып килә.
Шагыйрь музыка теориясен, рус һәм Европа
музыка культурасы казанышларын, опера
сәнгате үзенчәлекләрен, Советлар Россиясе
халыкларының музыка байлыгын зур тырышлык
белән өйрәнә. Бу өйрәнүнең дилетантларча
булмавын, бәлки нигезле, төпле икәнлеген
әйтергә кирәк. Музыка өлкәсендәге зур
авторитет-акдемик Б.Асафьев М.Җәлилнең
музыка турындагы фикерләре белән санашкан
икән, димәк, музыка культурасына Муса
Җәлил бик җитди килгән. Шагыйрьнең архивында
татар опера һәм балет театрын тудыру
юлындагы эшчәнлекне күрсәтә торган документлар
бик күп. Бу, иң элек, шагыйрьнең үз эшчәнлегенә
бәйле материаллар: либреттолар әзерләү
буенча язучылар-шагыйрьләр белән, композиторлар
белән аралашу кәгазьләре, рецензияләр,
шагыйрьнең үз либреттолары һәм либретто
планнары.
2.
Төп өлеш
Үзе
яшәгән чордагы күренекле
Шагыйрь үзе дә либреттолар яза. "Алтынчәч", "Ильдар" либреттолары нигезендә композитор Нәҗип Җиһановның опералары майданга килә.
Шагыйрьнең архивында "Алтынчәч" либреттосының уннан артык варианты саклана. Муса Җәлил бу әсәрне язар өчен татар халкының һәм башка тугандаш Көнчыгыш халыкларының тарихын, этнографиясен, материаль һәм рухи культура байлыклары тарихын, җыр-музыка казанышларын, легендаларын өйрәнә - гомумән күп яклы гыйльми эзләнү, тикшеренү алып бара. Нәтиҗәдә, әкият белән чынлыкны бергә кушкан, аларның гүзәл синтезын китереп чыгарган әсәр туа. Ул әсәр татар халкының рухын, коллык һәм җәберне җаны-тәне белән кире кагуын, ирек сөюен, гаделлек һәм хаклык өчен аяусыз көрәшкә әзер торуын тәэсирле итеп чагылдыра. Илбасарларга каршы изге көрәш рухы белән сугарылган, ха-лыкларның үлем сынуларын узып, азатлыкны үз куллары белән даулап алуларын эмоциональ дәртлелек белән җырлаган бу әсәрнең сәхнәгә күтәрелүе гаять әһәмиятле булды. Ул Бөек Ватан сугышының беренче атналарында сәхнәгә куелды һәм фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән совет халыкларының көчле рухи коралына әверелде. Героик поэма-опера героик халыкның үлемсезлеген җырлады һәм фашизмны җиңүгә булган ышанычны ныгытты.
Опера сәнгатен үстерү буенча шагыйрьнең иҗат планнары зур була. "Беренче яз", "Акбүзат", "Балыкчы кыз" ("Дулкыннар") исемендәге либретто планнары, мәктәп һәм очучыларга багышлап язарга уйлаган әсәренең кайбер кисәкләре, арияләре Муса Җәлилнең опера сәнгатен үстерүдәге тырышлыгы турында сөйлиләр.
Моны документлар да раслый. Мәсәлән, партиянең Татарстан Өлкә Комитеты архивында, 1939 елда язылган, театр директоры, партоешма секретаре һәм местком председателе кул куйган характеристика саклана. Ул характеристика Муса Җәлилгә бирелгән. Анда шундый юллар бар:
"Муса
Җәлил музыкаль культура
Ип.
Җәлилов үзенең тырыш редакторлык-иҗади
эше белән беренче
Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет театры хәзер хаклы рәвештә Муса Җәлил исемен йөртә.
Җыр... Дәртле, моңлы җыр, күңелне күтәрә һәм уйландыра торган җыр, нәфрәтләндерә һәм көлдерә торган җыр, көрәшкә күтәрә һәм дош-манны көйдерә торган җыр, иркәли һәм сагышлы уйларга чумдыра торган җыр, бала йоклата торган, савыктыра торган җыр... Чыннан да, нинди генә җырлар юк аның арсеналында! Моабит дәфтәренә теркәлгән соңгы җырлары Муса Җәлил поэзиясен тагын да нурландырып җибәрәләр.
"Моабит дәфтәрләремдәге "Тик булса иде ирек", "Хат", "Җырларым", "Яралар" һ.б. җырлар көрәшче шагыйрьнең кайнар каны белән язылганнар. Аларда халык күңелендә чәчәкләнгән сагыш, моң, сөю, ата һәм бала мәхәббәте, яшенле-давыллы хисләр өермәсе, дәһшәт һәм нәфрәт ялкыннары... Чыннан да шагыйрь:
Мин кабыздым җырлы ялкын итеп,
Йөрәгем һәм халык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны,-
дип җырларга хаклы иде. Ул җырлар корыч ихтыярлы батырлыкның, илгә, коммунистлар партиясенә тугрылыкның, халыкчанлыкның соклангыч символы булып яңгырыйлар.
Муса Җәлилнең соңгы иҗат чоры Бөек Ватан сугышы башланган көннән сузыла. 1941 елның 13 июлендә ул ил саклаучылар сафына килеп баса, ләкин аңа кадәр Ватан сугышына багышланган шигырьләрен язып өлгерә, язучыларның "Ватан өчен" исемле җыентыгын әзерләүдә актив катнаша. Бераздан аны хәрби-политик курсларга җибәрәләр. Аны тәмамланганнан соң шагыйрь Волхов фронтына китә. Ул анда, "Отвага" газетасының сотруднигы буларак, алгы ут сызыгында, дәһшәтле сугыш операцияләрендә актив катнаша. Советлар Союзы маршалы К. А. Мерецков үзенең "Халыкка хезмәттә" исемле истәлекләр китабында Муса Җәлилгә җылы юллар багышлый: "... 2нче удар армиянең Политбүлеге безгә Мәскәүдән җибәрелгән Муса Мусафовичны бирде. Ул хәбәрче булып эшләде. Аның очерк һәм мәкаләләре күңелдә ялкын дөрләтәләр иде".
"Отвага"
газетасында Муса Җәлилнең
Муса Җәлилнең сугыш юлы фаҗигале булган. Алар, чолганып алынган хәлдә, бик каты һәм озак сугыш алып барганнар. Тиңдәшсез көрәштә Муса Җәлил берничә тапкыр яраланган һәм 1942 елның 26 июнендә, аңын югалткан хәлдә, фашистлар әсирлегенә эләккән.
Муса Җәлилнең әсирлектә узган фаҗигале, әрнүле көннәренең саны 791 дип исәпләнә. Бу көннәр тоташ ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи газап һәм әрнешү, төрмәләрдә кыйналулар, авыр уйлар һәм бәгырьне ки-мерә торган тойгылар, ташны эретерлек кайнар күз яшьләренә күмелеп үтәләр.
Муса Җәлилнең беренче "Моабит дәфтәре"ннән без: "...Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Бер-линга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды",- дигән юл-ларны укыйбыз. Сәяси оешмада актив катнашучы 12 кешенең исемен теркәгәннән соң, Муса Җәлил аларның "татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда" гаепләнүләрен яза.
Шул рәвешчә, фашистлар шагыйрьне-совет офицерын-кыйнап, газаплап та үзләренә буйсындыра алмаганннар. Совет Армиясенә каршы көрәшү өчен оештырылган легионга көчләп китерелгәч тә Муса Җәлил һәм аның куркусыз көрәштәшләре үзләренең хәрби антларына тугрылыклы булып калганнар.
Муса Җәлилнең фашистлар тылында эшләгән патриотик хәрәкәтен өй-рәнүче немец публицисты Леон Небенцаль: 'Титлер дәүләтенең эчке по-литик хәленә торган саен тәэсир ясап торган бу хәрәкәт яшерен оешма планлаштырган куркыныч көчкә әверелә", -дип яза.
Кызганычка каршы, яшерен оешма планлаштырган кораллы восстание тормышка ашмый кала, яшерен оешманың актив җитәкчеләре восстание-гә дүрт көн кала кулга алыналар. Төрмәләр, җәзалаулар... Муса Җәлил Варшава төрмәсендә дә, Берлинның Моабит, Тегел, Шпандау, күчмә төр-мәләрдә дә утыра. Ниһаять, ел буе үлем җәзасының җиренә җиткере-лүен көткән көрәшчеләрне 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмә-сенә алып киләләр һәм фашист палачлары аларны гильотинада һәлак итәләр.
Көрәшчеләрнең исеме онытылмаска тиеш, менә алар: Гайнан Курма-шов, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алишев, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бухаров.
"Моабит
дәфтәре"нең эчтәлеге
сурәтли. Бу көрәштә бөтен кешелек дөньясы катнаша, дөнья халыкларының һәм дәүләтләрнең язмышы хәл ителә.
Утны, суны кичеп, кешелеккә