Татар милли ризыклары

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 13 Ноября 2011 в 11:00, реферат

Краткое описание

Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай, һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр.

Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле.

Содержание работы

1. Кереш
2. Татар милли ризыкларның үзенчәлекләре
3. Ашамлыкларны пешерү һәм кухня кирәк-яраклары
4. Иң мәшһүр татар ризыклары
5. Рецептлар
6. Йомгаклау
7. Чыганаклар

Содержимое работы - 1 файл

реферат по татарскому языку.doc

— 302.00 Кб (Скачать файл)

Әрчелгән  бәрәңгене эрбет чикләвегеннән эрерәк итеп шакмаклап турыйлар, аны ваклап турап майда кыздырылган башлы суган, эретелгән май, тоз, борыч салып әйбәтләп болгаталар. 1 өчпочмакка: 60-70 г әрчегән бәрәңге, 30-35 г кыздырган башлы суган, 10-25 г эретелгән май, тоз, борыч. 1 өчпочмакка 50 г чамасыннан исәпләп, вак итеп туралган ит тә салырга мөмкин. [үзгәртү] Өчпочмакны пешерү

Чиста, майланган табага өчпочмакларны  бер-берсенә тидермичә генә тезеп  куйганнан соң, бик кызу булмаган мичтә яки газ мичендә пешереп  алалар. Бәрәңгесе пешеп ќитәр алдыннан өчпочмакның бөкесен ачып кайнар шулпа салалар. Өчпочмак 35-45 минуттан пешә. Кайнар килеш табынга бирелә. Теләгәндә, өчпочмакның өстен эретелгән май белән майларга мөмкин... 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Йомгаклау

Татар халкының туклануы, милли аш традицияләрен нигездә саклаганы хәлдә, билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Халыкның тормыш хәле яхшыру һәм мәдәни дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килде, милли ашларның төрләре ишәйде. Яшелчә һәм җиләк-җимеш күбрәк урын ала башлады, балык ашлары төрләнде, гөмбә, томат һәм тозлы әйберләр кулланылышка керде. Татар ашларына башка халыкларның, бигрәк тә рус халкының милли ашлары берникадәр йогынты ясады. Хәзер табында, милли ашлар белән беррәттән, щи, борщ, балык шулпасы, гөмбә һәм котлет кебек ашамлыклар да күрергә була. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнүе һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды, бу исә аларның популярлыгы хакында сөйли. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Чыганаклар

1. В. В. Похлёбкин, Кулинарный словарь, М:., Центрполиграф, 1997 год.

2. Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда.- К., 1997.

Информация о работе Татар милли ризыклары